Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйлә Фазлыева Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Ләйлә Фазлыева Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2026, 13:29

Ләйлә Фазлыева Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде
Бүген иртән Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Россиянең тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде.

Фазлыева ил һәм анда хезмәт куючы кешеләр өчен тавыш бирүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мөгалимнәрнең, табибларның, җитештерү һәм сәнәгать хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте ил һәм республика үсешенә зур өлеш кертә.

Вице-премьер шулай ук тавыш бирүдә хәрбиләрнең, шул исәптән алгы сызыкта хезмәт итүчеләрнең дә катнашуын искәртте.

Ләйлә Фазлыева өчен сайлауларда катнашу гаилә традициясе белән дә бәйле. Бала чагында ул әти-әнисе һәм әбисе белән сайлау участогына килгән. Хәзер бу традицияне үз гаиләсе белән дәвам итә.

Ул шулай ук тавыш бирү көннәрендә волонтёрларның эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар сайлау процедурасына тыкшынмый, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ башка сайлаучыларга булыша.

Фото: tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар