Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада БПЛА хөҗүменнән бер бала һәлак булган, гомуми сан 13кә җитте

Түбән Камада БПЛА хөҗүменнән бер бала һәлак булган, гомуми сан 13кә җитте

https://tnv.ru

10 Август 2026, 11:07

8

0

Түбән Камада БПЛА хөҗүменнән бер бала һәлак булган, гомуми сан 13кә җитте
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада БПЛАның массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган, тагын ике бала җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итте. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова һәлак булучылар саны 13кә җитте дип хәбәр итте. 

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрнең гомуми саны 40 кешегә җиткән. Аларның 22се медицина учреждениеләренә госпитализацияләнгән, калган зыян күрүчеләргә ярдәм урында ук күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 39 кеше зыян күргән. Бу хакта Казан Кремле матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: 8 (8555) 32-22-01.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча Татарстанда матәм игълан ителде.

ТНВда телепрограмма үзгәрде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар