Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда табиблар зур шешле җиде яшьлек баланың гомерен саклап калган

Казанда табиблар зур шешле җиде яшьлек баланың гомерен саклап калган

https://tnv.ru

21 Август 2026, 10:43

81

0

Казанда табиблар зур шешле җиде яшьлек баланың гомерен саклап калган
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары арткы күкрәк аралыгында зур шеш булган җиде яшьлек баланы дәвалаган. Диаметры 5 сантиметрдан арткан шеш мөһим органнарны кысу куркынычы тудырган.

Хирурглар торакоскопия — берничә кечкенә тишек аша ясала торган аз травмалы операция үткәргән. Бу ысул ярдәмендә шешне тулысынча алып, тукымаларга минималь зыян китерергә һәм баланың тизрәк терелүенә ирешкәннәр.

Баланы стационардан чыгарганнар. Алга таба аның хәлен контрольдә тоту һәм шешнең кабат барлыкка килүен булдырмау өчен планлы тикшерүләр үткәреләчәк.



Фото: ТНВ, ДРКБ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар