Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 1–11 майга медицина учреждениеләре эш графигын бастырды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 1–11 майга медицина учреждениеләре эш графигын бастырды

https://tnv.ru

30 Апрель 2026, 14:50

6

0

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 1–11 майга медицина учреждениеләре эш графигын бастырды
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 1 майдан 11 майга кадәрге чорга медицина учреждениеләре эш графигын тәкъдим итте.

Шулай итеп, тәүлек буе эшләүче стационарлар, бала тудыру йортлары һәм травмпунктлар гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк. Өлкәннәр поликлиникалары һәм хатын-кызлар консультацияләре 1, 2, 3, 9, 10 һәм 11 май көннәрендә пациентларны 8:00дән 17:00гә кадәр кабул итәчәк.

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендәге балалар поликлиникалары 1, 3, 9 һәм 10 майда 8:00дән 15:00гә кадәр ачык булачак. 2 һәм 11 майда кабул итү 17:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Республиканың башка муниципалитетларында балалар поликлиникалары бәйрәм көннәрендә пациентларны 8:00дән 15:00гә кадәр кабул итәчәк.

Татарстан стоматологияләре 1, 3, 9, 10 һәм 11 майда 9:00дән 15:00гә кадәр эшләячәк, ә 2 майда — 9:00дән 16:00гә кадәр. Дежур балалар стоматологияләре 3 һәм 10 майда 9:00дән 18:00гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар