https://tnv.ru
14 Июль 2021, 17:14
1583
0
"Ватаным Татарстан" газетасындагы коллегаларыбыз кыяр тозлауның җиңел ысулын тәкъдим итә. Кыярлары озак саклана һәм бик тәмле була.
4 л салкын суга 3 аш кашыгы өеп тоз, 12 аш кашыгы шикәр комы салып, эреп беткәнче яхшылап болгатканнан соң, 2 стакан аш серкәсе саласы. Банкаларга исә 3–4 тырнак сарымсак, 1 баш укроп, 3 данә карлыган яфрагы, 5–6 кара борыч тутырып, тозлыкны салып, салкын сулы кәстрүлгә утыртасы. Кайнап чыкканнан соң, янәдән 15 минут тотып, каплап куясы. Һәр банканы бары тик салкын суга утыртасы.
Фото: https://pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0