Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында 2 млн сумлык трактор урлаганнар

Яшел Үзән районында 2 млн сумлык трактор урлаганнар

https://tnv.ru

13 Июль 2022, 13:29

2409

0

Яшел Үзән районында 2 млн сумлык трактор урлаганнар
Яшел Үзәннең Әйшә авылында яшәүче бер ханым полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә, анда 8 июльдә 00.15 сәгатьтә Бакча урамындагы ишегалдыннан 2 млн.сумлык «МТЗ-2.1» тракторы урланган була. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы хәбәр итә.

Тракторны алып киткән кеше дә ачыкланган. Хокук бозуны җирле КФХның 29 яшьлек хезмәткәре кылган, ул төнлә трактор белән үз дусларына барырга теләгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров