Онлайн трансляция

Свернуть

Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнары игенчеләрен нәрсә борчый?

Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнары игенчеләрен нәрсә борчый?

https://tnv.ru

03 Май 2023, 14:50

532

0

Татарстан басуларында язгы чәчү тәмамланырга тора. Тәтеш, Буа, Зәй районнары кырларының 90 проценты чәчелгән инде. Кичә Тукай районы басуларында эш барышын Рөстәм Миңнеханов барып күрде. Игенчеләрне бер генә мәсәлә борчый - яңгыр кирәк, диләр. Язның коры һәм иртә килүе - чәчү эшләренә йогынты ясамыйча калмаган.  

Татарстан Рәисе Тукай районы игенчеләре белән аралашудан тыш, Яңа бистәдәге Чаңгы- биотлон  комплексын, мәдәният үзәген карды, Дан мемориалы янында Бөек Ватана сугышы ветераннары белән очрашты. Фәйрүзә Мәҗитова репортажын карыйк. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар