Онлайн трансляция

Свернуть

24 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

24 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

23 Апрель 2026, 13:10

Җомга, 24 апрельдә, Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Урыны белән көньяк җиленең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.

Төнлә республика буенча һава температурасы -1…+4 градуска кадәр төшәчәк, Казанда +2…+4 градус булачак. Көндез Татарстанда һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак, ә башкалада +10…+12 градус көтелә.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, яллар башында ук көчле җил һәм яңгырга җепшек кар да кушылачак. Көндез һава температурасы +3…+8 градустан югары күтәрелмәячәк. Якшәмбе көнне дә начар һава торышы сакланачак, төнлә температура -3 градуска кадәр төшәчәк.

Фото: ЯИ ярдәмендә ясалган / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар