Онлайн трансляция

Свернуть

Яңгырсыз кырларда уҗымнар саргая башлаган

Яңгырсыз кырларда уҗымнар саргая башлаган

https://tnv.ru

15 Июнь 2021, 15:46

264

0

Яңгырсыз кырларда уҗымнар саргая башлаган
Язгы кыр эшләре тәмамланды. Әмма эссе май һәм июннең яңгырсыз көннәре игенчеләр алдына яңа сынау куйды.

Кырларны корылыктан саклау! Республикада апрелдән яңгыр яумаган районнар бар. Кырларда уҗымнар саргая башлаган.

Бу атнада авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров борчулуын белдерде. Кайбычта коры җил, Мөслимдә һавада, Бөгелмәдә туфракта корылык, ди ул. Хәзер иген җирләрен иминиятләштергән хуҗалыклар, үсемлекләр үсешенең тукталуын теркәү өчен иминият оешмаларына мөрәҗәгать итә ала.

Бүгенге яңгырлар кайбер хуҗалыкларда сүнә башлаган өметне уятырлыкмы? Фәйрүзә Мәҗитова репортажы.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров