Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районында ике юл участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанның Киров районында ике юл участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

03 Август 2023, 14:42

53

0

Казанның Киров районында ике юл участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанның Киров районындагы ике юл участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чикләүләр хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен салу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен чыгару белән бәйле.

 9 августтан 20 сентябрьгә кадәр түбәндәге участокларда йөрү өлеше тулысынча ябылачак:

Светлая урамыннан Маршрут урамындагы 13а/2 нче бинага кадәр юл;

Маршрут урамындагы 17 нче йорт (1 нче корпус) буендагы йөрү өлеше.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров