Онлайн трансляция

Свернуть

Казан зоопаркына якын көннәрдә жирафлар китерәчәкләр

Казан зоопаркына якын көннәрдә жирафлар китерәчәкләр

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2026, 10:42

10

0

Казан зоопаркына якын көннәрдә жирафлар китерәчәкләр
Казан зоопаркына якын көннәрдә жирафлар китерәчәкләр. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Жирафларны Казан зоопаркына китерү эшләрен тәмамлау этабында торабыз. Якын көннәрдә бу матур һәм үзенчәлекле хайваннарны көтәбез. Ничә жираф булачагын һәм аларның кайчан кайтачагын әлегә әйтмим. Берничә тапкыр күчеп утыруны таләп иткән бик катлаулы логистика», — диде ул.

Мэр сүзләренчә, жирафлар Казанда күп еллар дәвамында алып барылган тырыш хезмәт һәм дистәләгән федераль ведомство белән килештерүләрдән соң барлыкка киләчәк.

«Барысы да уңышлы килеп чыксын дип телибез һәм зоопарктагы яңа “кунакларны” көтәбез», — дип өстәде Метшин.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар