https://tnv.ru
31 Август 2022, 16:10
336
0

«Ак Барс» хоккей клубы Казанда хоккей үсешенә ярдәм итә. Алар Татарстан башкаласында биш ачык боз мәйданчыгын ремонтлаячак. Яңартылган спорт кортлары шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кичә кич, «Казан» гаилә үзәге янында узган команданың яңа составын тәкъдир итү вакытында, спортчылар шәһәр администрациясенә кортларны ремонтлау һәм торгызуга сертификат тапшырдылар. Барлык эшләр дә агымдагы елның көзендә тәмамланырга тиеш, дип хәбәр иттеләр хоккей клубының матбугат хезмәтендә.
Фото: "Ак Барс"

Бүлешергә
Комментарии 0