Онлайн трансляция

Свернуть

Май бәйрәмнәрендә Казанга 200 000 турист килгән

Май бәйрәмнәрендә Казанга 200 000 турист килгән

https://tnv.ru

16 Май 2022, 16:11

358

0

Бу узган елга караганда 50 меңгә күбрәк.

Май бәйрәмнәрендә Казанга 200 000 турист килгән
Май бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласына 200 000 турист килгән, бу 2021 елга караганда 50 меңгә күбрәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, бу — яхшы старт. «Алда безнең җәйге каникуллар, алтын көз, төрле чаралар, без туристлар саны буенча локдаун, пандемия китергән җитешсезлекләрне тулыландырырбыз дип өметләнәм», — диде шәһәр башлыгы.

Казан һәм Татарстан отельерлары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, май бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең уртача тулылану саны 85 процент тәшкил иткән. Тулырак ТНВ сюжетында белә аласыз.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров