Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның дүрт үзәк урамында хәрәкәт икенче елның язына кадәр чикләнә

Казанның дүрт үзәк урамында хәрәкәт икенче елның язына кадәр чикләнә

https://tnv.ru

19 Июль 2022, 17:30

976

0

Казанның дүрт үзәк урамында хәрәкәт икенче елның язына кадәр чикләнә
Казанда шәһәрнең дүрт үзәк урамында хәрәкәт итүне чикләү дәвам итә. Бу мәдәни мирас объектларын реконструкцияләү һәм реставрацияләү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

2023 елның 23 маена кадәр түбәндәге тротуарлар ябылачак:

Профсоюз урамы буенча, М.Җәлил урамыннан К.Нәҗми урамына кадәрге участокта;

К.Нәҗми урамы буенча, Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамына кадәрге участокта;

М.Җәлил урамы буенча, Профсоюз урамыннан М.Җәлил урамы буенча 2/18 нче номерлы йортка кадәрге участокта.

Шулай ук әлеге чорда Рәхмәтуллин урамы буенча, К.Нәҗми урамыннан алып М.Җәлил урамы буенча 2/18 нче номерлы йортка кадәрге участокта тротуар һәм транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров