https://tnv.ru
03 Август 2022, 11:40
440
0
8 августтан Казаннан Мурманск һәм Төмәнгә очып булачак. Самолетлар атнага өч тапкыр – дүшәмбе, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә самолет Казаннан 4:00 сәгатьтә кузгалачак, Мурманск аэропортына 6:50 дә төшәчәк. Аннан борт 7:40 сәгатьтә очып китәчәк, Төмән аэропортына ул 12:55 сәгатьтә утырачак.
Төмәннән кире рейс 13:45 сәгатьтә планлаштырылган, Мурманск шәһәренә төшү 15:00 сәгатьтә булачак, аннан соң Татарстан башкаласына 15:50 сәгатьтә кузгалачак. Казан аэропортында самолет 18:45 сәгатьтә төшәчәк.
Сишәмбе көнне самолет Казаннан 10:10 сәгатьтә очып китеп, Мурманск аэропортында 13:00 сәгатьтә булачак, аннан соң Төмәнгә 13:50 сәгатьтә кузгалачак. Анда борт 19:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Төмәннән һава судносы 19:50 сәгатьтә очачак, Мурманск шәһәрендә 21:05 тә булачак һәм 22:00 сәгатьтә Казанга кузгалачак. Татарстан башкаласына самолет чәршәмбе көнне 1:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Маршрутта максималь сыйдырышлылыгы 50 кеше булган Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары җәлеп ителгән.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0