https://tnv.ru
08 Сентябрь 2022, 11:51
387
0
Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.

Казанда Мулланур Вахитов урамы буенча автомобиль транспорты хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.
10 сентябрь 22:00 сәгатьтән алып 11 сентябрь 6:00 сәгатькә кадәр Вахитов урамындагы 6нчы бинадан 8нче бинага кадәрге участокта җирле юл ябылачак.
20 сентябрь 22:00 сәгатьтән 21 сентябрьнең 6:00 сәгатькә кадәр Проточная урамындагы 8 нче бина янындагы җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк.
25 сентябрь 22:00 сәгатьтән 26 сентябрьнең 6:00 сәгатькә кадәр Вахитов урамы буенча 6а санлы бина янында җирле юл ябылачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0