https://tnv.ru
12 Октябрь 2026, 11:04

Татарстанда октябрьнең икенче ункөнлеге гадәттәгедән шактый җылырак булачак. Һаваның уртача температурасы климатик нормадан 5 градуска югары булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Оешмада искәртүләренчә, 11–20 октябрьдә республикада уртача температура нормасы +5,4 градус, Казанда +5,8 градус тәшкил итә. Димәк, бу чорда уртача температура республикада +10,4, ә Казанда +10,8 градус булачак.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бу атнада республикада һава +23 градуска кадәр җылыначак.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0