Онлайн трансляция

Свернуть

Бер ел эчендә Казанда кеше саны 55 меңгә арткан

Бер ел эчендә Казанда кеше саны 55 меңгә арткан

https://tnv.ru

04 Апрель 2023, 17:33

71

0

Бер ел эчендә Казанда кеше саны 55 меңгә арткан
2022 ел эчендә Казанда яшәүчеләр саны 55 мең 512 кешегә арткан. Әлеге саннар Бөтенроссия җанисәп нәтиҗәләреннән бигеле була. Шулай итеп, 2023 елның 1 январенә Казанда 1 миллион 314 мең 685 кеше исәпләнә. Бу хакта “Реальное время” интернет-газетасы яза.

Узган ел Татарстан башкаласында 1 миллион 259 мең 173 кеше яшәве теркәлгән. Ел дәвамында бу сан 1 миллион 312 мең 5кә җиткән.

Республика халкының өчтән бер өлеше Казанда яши. Татарстанда 2023 ел башына 4 миллион 1 мең 625 кеше яши дип исәпләнә. Бу сан узган елның башыннан 1 мең 541гә күбрәк.

Кыш көне урнаштырылган беренчел мәгълүмат буенча, ел башында Татарстанда 4 миллион 1 мең 941 кешенең яшәве билгеләнгән. Бу сан җанисәпнекеннән 2 мең 868гә кимрәк. Анда 4 миллион 4 мең 809 кеше теркәлә.

Фото: tatmitropolia.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров