Онлайн трансляция

Свернуть

Кыраулардан соң Татарстанга +27 градуска кадәр җылы һава кайтачак

Кыраулардан соң Татарстанга +27 градуска кадәр җылы һава кайтачак

https://tnv.ru

31 Август 2026, 09:28

148

0

Кыраулардан соң Татарстанга +27 градуска кадәр җылы һава кайтачак
Татарстан Гидрометеорология үзәгендә август ахыры — сентябрь башында республикада һава торышы турында сөйләделәр. Фаразларга караганда, кыраулардан соң Татарстанга +27 градуска кадәр җылы һава кайтачак.

Дүшәмбе, 31 августта, төнлә явым-төшемнәр көтелми, томан булырга мөмкин. Һава температурасы 0…+5 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда +10 градуска кадәр җылы булачак. Аерым районнарда туфракта һәм һавада 0…-1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, һава +17…+22 градуска кадәр җылыначак. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәячәк.

Синоптиклар фаразлавынча, сишәмбе, 1 сентябрьдә, Татарстанда төнлә һава температурасы +7…+12 градус тәшкил итәчәк. Төш вакытыннан соң термометр баганалары +19…+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, җилнең тизлеге секундына 5–10 метр булачак.

Чәршәмбе, 2 сентябрьдә, сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус булачак. Көндез Татарстанда һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак. Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар