https://tnv.ru
28 Июль 2021, 11:19
290
0

Дәрвишләр бистәсендә туберкулез авыруы белән пациентларны дәвалау өчен яңа хастаханә барлыкка киләчәк. Аны элек Биектау районының Каменка авылында ябылган дәвалау учреждениесе урынына торгызачаклар, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.
Хәзерге вакытта җир участогы мәсьәләсе хәл ителгән, объектны проектлаучылар белән эш алып барыла, дип өстәде ул.
Фото: pixabay.com
Хәзерге вакытта җир участогы мәсьәләсе хәл ителгән, объектны проектлаучылар белән эш алып барыла, дип өстәде ул.
Фото: pixabay.com
Бүлешергә
Комментарии 0