Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда социаль ипотека йортларын вакытында төзеп бетерәчәкләр

Татарстанда социаль ипотека йортларын вакытында төзеп бетерәчәкләр

https://tnv.ru

16 Март 2022, 14:05

1103

0

Татарстанда социаль ипотека йортларын вакытында төзеп бетерәчәкләр
Илдәге икътисадый хәл катлаулануга карамастан, Татарстанда быел социаль ипотека йортларын вакытында төзеп бетерәчәкләр.

Төзелеш материалларына бәя арта дип, без хәзер төзелә торган торакта квадрат метр хакын күтәрмәячәкбез, дип белдерделәр кичә Дәүләт торак фондында.

Әгәр дә гаилә финанс хәле авырлашу сәбәпле, түли алмый башласа, алар торак фондына гариза яза ала. Керемнең кимуе махсус белешмәләр белән расланса, алар ипотека каникулларына җибәрелә. 2 ел элек пандемия чорында 300 гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланган.

Тагын бер яңалык - хәзер социаль ипотека гаризасын Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында онлайн да бирергә мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров