Онлайн трансляция

Свернуть

Сентябрь ахырына кадәр Казанда Энергетиклар урамында хәрәкәт чикләнәчәк

Сентябрь ахырына кадәр Казанда Энергетиклар урамында хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

25 Май 2022, 09:52

630

0

Сентябрь ахырына кадәр Казанда Энергетиклар урамында хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Энергетиклар урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу юлны ремонтлау эшләре белән бәйле. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Барлык эшләр дә этаплап башкарылачак, дип хәбәр ителә.

26 майдан 30 сентябрьгә кадәр Энергетиклар урамы буенча Серов урамыннан алып Соловки Юнгалары урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

15 августтан 30 сентябрьгә кадәр Соловки Юнгалары урамыннан Энергетиклар урамы буенча урнашкан 10а йортына кадәрге участок ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров