Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Артемовск өчен барган көрәшләрдә һәлак булган Булат Шакиров белән хушлаштылар

Татарстанда Артемовск өчен барган көрәшләрдә һәлак булган Булат Шакиров белән хушлаштылар

https://tnv.ru

23 Март 2023, 13:12

1125

0

Татарстанда Артемовск өчен барган көрәшләрдә һәлак булган Булат Шакиров белән хушлаштылар
Аксубайда Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Иске Кыязлы авылында туган Булат Шакиров улы белән хушлаштылар. Бу хакта Аксубай муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Булат Шакиров 2022 елның февралендә СВО зонасына китә. Бер ел эчендә ул өч контракт төзегән. Быелның гыйнварында татарстанлы яралана, контузияләнә, әмма махсус операция зонасына кире кайтырга карар кыла.

Булат Шакиров 2023 елның 2 мартында Артемовск (ДНР) өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. ТНВ сайты редакциясе һәлак булган татарстанлының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: aksubayevo.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров