Онлайн трансляция

Свернуть

Махсус операциядә Тукай районыннан мобилизацияләнгән 32 яшьлек ир-ат һәлак булган

Махсус операциядә Тукай районыннан мобилизацияләнгән 32 яшьлек ир-ат һәлак булган

https://tnv.ru

11 Апрель 2023, 14:58

847

0

Махсус операциядә Тукай районыннан мобилизацияләнгән 32 яшьлек ир-ат һәлак булган
Украинадагы махсус операция барышында Татарстанның Тукай районында туган 32 яшьлек Петр Федотов батырларча һәлак булган. Бу хакта «Якты юл» район басмасы хәбәр итә.

Ир-ат 2022 елның көзендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган. Петр Федотовның тормышы быел февраль аенда хәрби бурычларны үтәгәндә өзелә.

Татарстанлының хатыны һәм ике баласы калган. Аны Тукай районының Комсомолец поселогында җирлиләр. ТНВ сайты редакциясе һәлак булган Петр Федотовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: chelny-biz.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров