Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмарада итек фестивале узды

Кукмарада итек фестивале узды

https://tnv.ru

08 Январь 2020, 16:05

325

0


Биредә төрле-төрле итекләр күргәзмәдә урын алган. Районның барлык авыл җирлекләре үзләрендә баскан итекләрне шушы мәйданга җыеп алып килеп күрсәтә.

Кукмарада итек фестивале узды
Бу ялларда итек фестивале гөрләде.  Әлбәттә, инде Кукмарада. Итек басучылары белән дан тоткан төбәк - үзләренең брендын тагын да таныту өчен шундый фестиваль оештыруны гадәткә кертте. Җылы кышларга аларның үзенә күрә җавабы да бу. Ачык һавада төрле күңел ачулар, ярышлар, җыр бию белән үрелеп барган фестивальдә Гөлназ Сәйфетдинова да катнашты.    

Биредә төрле-төрле итекләр күргәзмәдә урын алган. Районның барлык авыл җирлекләре үзләрендә баскан итекләрне шушы мәйданга җыеп алып килеп күрсәтә. 
 
Авылларда итек басу кимегән, әмма бу шөгыльне әлегә онытмыйлар, ташламыйлар. 

Фестивальдә төрле район командалары да көч сынаша. Иҗади осталыкларын күрсәтәләр. Итек киеп килүчеләр  көне буе туңмыйча күңел ачты. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров