Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер пенсионер үз йортында янып үлгән

Татарстанда бер пенсионер үз йортында янып үлгән

https://tnv.ru

01 Декабрь 2022, 10:55

270

0

Татарстанда бер пенсионер үз йортында янып үлгән
Кичә 20:39 сәгатьтә Аксубай районы Яңа Александровка авылының Энгельс урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

11нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә ялкын агач йортны тулысынча камап алган була. 20:58 сәгатьтә янгынны сүндерәләр, аның мәйданы 54 квадрат метр тәшкил итә.

Кисәүләрне аралаган вакытта 63 яшьлек ир-атның мәетенә табылган. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров